Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә "КФУның фәнни десанты" утырачак

Казан федераль университетының (КФУ) 215 еллыгын бәйрәм итү зур күләмле мәгърифәтчелек акциясе белән башлана.

25 октябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Татарстанның 18 шәһәр һәм бистәләрендә зур фән бәйрәме узачак. “КФУның фәнни десанты” Апас, Актаныш, Лениногорск, Мамадыш, Әлмәт, Менделеевск, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Зәй, Әгерҗе, Мөслим, Бөгелмә, Чистай, Сарман, Арча, Яр Чаллы һәм Алабугада утырачак.

 

Фәнни-популяр лекцияләр вакытында фән дөньясыннан килгән казанышлар һәм катлаулы күренешләр турында танылган укытучылар һәм галимнәр аңлаешлы формада 13 институттан, 1 югары мәктәптән, 1 факультеттан һәм КФУның 2 филиалыннан сөйлиячәкләр. Оештыручылар иҗади коллективларның чыгышларын, кабул итү комиссиясенең консультацияләрен, кызыклы интерактив — викториналар, һөнәри юнәлеш бирүче мастер-класслар, тәҗрибә һәм экспериментлар әзерләделәр.

 

Барлык теләүчеләр өчен дә катнашу бушлай булачак, ләкин “КФУның фәнни десанты” проектына алдан ук ВКонтакте социаль челтәрендәге шул исемдәге төркемдә теркәлергә кирәк, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы газетасы сайтында.

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: