Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Кайнатма көне” үтте (+ФОТО)

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Нурия" мөселман хатын-кызлар клубы "Кайнатма көне"нә багышланган чара оештырды. Җыелган кунаклар җылы, дустанә мохиттә вакыт үткәрделәр. Бәйрәм башланыр алдыннан изге Коръән сүрәләре укылды. Соңрак "Коръәнгә кагылышлы 8 сорау" темасы буенча лекция тыңланды. Барлык катнашучылар да җир, бакча җиләгеннән, алма, баланнан файдалы кайнатмалар һәм тәмле пироглар, печеньелар алып килгәннәр...

Бөгелмә мөхтәсибәтенең "Нурия" мөселман хатын-кызлар клубы "Кайнатма көне"нә багышланган чара оештырды. Җыелган кунаклар җылы, дустанә мохиттә вакыт үткәрделәр. Бәйрәм башланыр алдыннан изге Коръән сүрәләре укылды. Соңрак "Коръәнгә кагылышлы 8 сорау" темасы буенча лекция тыңланды.

Барлык катнашучылар да җир, бакча җиләгеннән, алма, баланнан файдалы кайнатмалар һәм тәмле пироглар, печеньелар алып килгәннәр иде. Тәм-томнар чәй өстәле артында авыз ителде. Балалар һәм өлкәннәр өчен хәрәкәтчән уеннар, эстафеталар, шарлар белән бәйгеләр оештырылды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Чара барча кешегә, бигрәк тә балаларга бик ошады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: