Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – кабат ут афәте (+ФОТОЛАР)

30 май көнне 17 сәгать 16 минутта 64нче янгын сүндерү бүлегенә Бөгелмә районы Ключи авылының Лесная урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә.

Шунда ук чакыру урынына кирәкле көчләр юллана.

Хәбәр килүгә 6 минут дигәндә, урынга барып җиткән коткаручылар 6х7 метрлы агач сарайның януын  күрәләр. Ярдәм сораучы булмый. Хуҗа аның эчендә бер кеше дә юклыгын хәбәр итә. Янгынның күрше биналарга күчү куркынычы булмый.

Янгын объекты: агач сарайның түбәсе шифер белән капланган, газ кертелмәгән, электр үткәрелгән, автоматлаштырылган янгын системасы белән җиһазландырылмаган. Хуҗасы – 1947 елгы ир-ат. Милек иминиятләштерелмәгән.

Ут чыгу нәтиҗәсендә сарайның 42 квадрат метры юкка чыга.

"Янгынның сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу", – дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Ю. Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: