Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 гыйнварда, иртән һәм көндез көчле кар явуы көтелә, буран чыгачак. Көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәя.

Буран вакытында күз күреме 1 чакрымнан кимрәк булачак дип фаразлый синоптиклар. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 13-18, көнчыгыш рйоннарда - 19-24 градус салкын булачак. Ә иртән һава температурасы сизелерлек күтәрелә башлый һәм көндез 4-9, көнчыгышта - 15 градус кына салкын булачак. Иң җылысы көньяк-көнбатыш районнарда, иң салкыны - көньяк-көнчыгышта.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 18-20, көндез 16-18 градус салкын.
30 гыйнварга каршы төндә кар ява, кайбер районнарда буран чыгачак. !ава температурасы - 5-10 градус кына салкын бул, дип ышандыра синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: