Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә иртәгә дә салкын булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә- 18 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республикада урыны белән кар, җиңелчә буран булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан көчәючән җил исә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 8-13, көндез 5-10 градус салкын булачак. Бөгелмәдә болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә - 8-12, көндез 6-9 градус салкын булыр дип фаразланыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: