Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә - иминлек дәресләре: Утның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ут афәте - янгыннарның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын махсус өйрәнеп, иң төп факторларны аерып күрсәтә. Болар хакында 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Елена Селезнёва хәбәр итә. Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Янгынның кеше җисеменә иң күп сала торган зыяны - төрле дәрәҗәдә пешү һәм шуның нәтиҗәсендә...

 

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы ут афәте - янгыннарның кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясавын махсус өйрәнеп, иң төп факторларны аерып күрсәтә. Болар хакында 21 нче янгын сүндерү часте инспекторы Елена Селезнёва хәбәр итә.

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.

 

Янгынның кеше җисеменә иң күп сала торган зыяны - төрле дәрәҗәдә пешү һәм шуның нәтиҗәсендә организмның агулануы. Кайвакытта тәне 90 - 100 процентка пешкән кешеләрне күрергә була. Андыйларның инде ахыр чиктә исән калуы бик икеле. Тән пешкәндә кеше коточкыч сызлана, шулай ук күңел болгану, косу, эч китү, нык хәлсезләнү күзтелә, болар барысы да - организмда су запасының кимүе билгесе.

Пешкән урын никадәр зуррак һәм җәрәхәт никадәр тирәнрәк булса, аның нәтиҗәләре дә шулкадәр авыррак була. I дәрәҗә пешү вакытында тиренең өске өлеше, II дәрәҗәдә - берничә кат тире, III дәрәҗәдә - тире һәм мускул тукымалары, IV дәрәҗә пешү вакытында сеңерләр, кан тамырлары, сөяк тукымалары зарарлана. Тире безнең организмны саклаучы каплам санала. Кечкенә генә җәрәхәт булса да, тире ялкынсынып, үлекләп, аннан башка зәхмәт тә үтеп керү куркынычы саклана. Шуңа күрә дә тире зарарланган вакытта, һәрвакыт медицина ярдәме кирәк була. Пешкән кешенең иммунитеты бик тиз көчсезләнә, шуңа күрә дә инфекциягә каршы көрәшү авыр. Пешкән артыннан катлаулануның иң авыр төрләре - гангрена (тире-тукымаларның үлүе) һәм сепсис (канның тулысынча йогышлануы).

Янгынның организм өчен тагын бер куркыныч ягы - төтен һәм сөрем. Утта әйберләр һәм биомасса тулысынча янып бетми, һавага агулы матдәләр тарала. Тупланган ул матдәләр химик актив газлар рәвешендә, "парник эффекты" барлыкка китерә. Төтен, күзләргә, сулыш юлларына тәэсир итеп, үпкәләрнең эшчәнлегенә зыян сала, бронхит, астма авыруларының кискенләшүенә китерә. Төтен составында иң куркынычы - формальдегид һәм акролеин. Анда шулай ук канцероген матдәләр дә була, әмма кыска вакытлы тәэсир иткәндә алар әлләни зыян салып өлгерә алмый. Организм агулануның төп билгеләре: баш әйләнү, күңел болгану, косу, күкрәк читлегендәге авырту.

Тиешле кагыйдәләрне саклап, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү хакында һәрчак уйлап, игътибарлы булып һәм уяулык саклап яшәсәгез, тормышыгыз имин булыр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: