Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә ике көн дәвамында һава торышы бозыла

Татарстан синоптиклары 8 декабрь киченә кадәр һава торышының сизелерлек бозылуын хәбәр итә. Төгәлрәк әйткәндә, начар һава шартлары 8 декабрьнең 18:00 сәгатенә кадәр дәвам итәчәк.

 

7-8 декабрьдә республика районнарда көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20, 7 декабрь көндез һәм 8 декабрьгә каршы төндә 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм пыскак яңгыр ява. 8 декабрьдә юеш кар һәм кар явар, дип фаразланыла.
8 декабрьдә Бөгелмәдә шулай ук буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кими.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: