Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә игезәкләр – Кәрим белән Сәлим туды

Алар – безнең шәһәрдә туган унберенче пар игезәкләр.

Игезәкләр туу – сирәк очрый торган уникаль вакыйга, чөнки алар еш тумый, һәм бу гомумән искиткеч күренеш.

19 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәре ЗАГС бүлегендә 2020 ел башыннан унберенче игезәк бала теркәлде. Ягубовлар – Азад һәм Лилия гаиләсендә биш минут аерма белән ике малай дөньяга килде. Берсе – Кәрим, димәк, киң күңелле, шәфкатьле һәм Сәлим – исеме сәламәт, бирешү белмәс дигән мәгънәне аңлата. Ир белән хатынның Исмәгыйль һәм Ибраһим исемле ике улы бар иде инде.

Беренче документларны – туу турында таныклыкларны һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бәхетле гаиләне бу истәлекле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек,  иминлек теләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: