Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә гарасат булып алды

“Бөгелмә авазы”ның («Бугульминская газета») социаль челтәренә давыл-гарасат вакытында автомобильләр зыян күрү, көнкүреш техникасы сафтан чыгу сәбәпле, нинди хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын белешеп, ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр килә башлады.

Шимбә көнне, 27 июньдә, Татарстанда урыны белән секундына 25–27 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачагы, яңгыр, боз яву ихтималы   турында кисәттеләр. Начар һава шартлары Бөгелмәне читләтеп үтмәде.

Кич белән, 8нче яртылар тирәсендә, көчле җил күтәрелде һәм ялтыр-йолтыр тоташ уйнап торган яшенле яңгыр башланды, урыны белән,чыннан да, боз да булды. Санаулы минутлар эчендә шәһәрнең күп кенә урамнары юллар һәм тротуарлар  ауган агачлар һәм сынган ботаклар белән капланды. Кайбер йортларда электр белән өзеклекләр килеп чыкты, ут сүнгән урыннар булды.

Менә шунда газетаның социаль челтәренә ярдәм турында хәбәрләр килә башлады да инде.,  .

"Яшен аркасында телевизорыбыз янып чыкты. Мин ялгыз әни һәм минем өчен бу җитди проблема. Балаларның хәзер яраткан мультфильмнарын карарга мөмкинлекләре юк", - дип язды Елена.

"Лазо 4 урамының ишегалдындагы машина куя торган җирдә ауган агач аның түбәсенә, багажнигына, арткы тәгәрмәч өслегенә зыян китерде,  ишек тоткасын өзде", дип уртаклашты Бөгелмәдә яшәүче Татьяна.

Мондый очракларда гади кагыйдәләрне алдан белеп тору һәм үтәү, үз-үзеңне, шулай ук якыннарыңның сәламәтлеген саклау өчен бик мөһим. Әле җәй озын, табигать гарасатлары кабатланмас дип, берәү дә ышандыра алмый.

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыкмый торырга, аларның эчендә булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил вакытында урамда калсагыз, җир асты кичүендә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш ителә. Көчле җилдән йорт диварлары янында ышыкланырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт чарасын куярга ярамый – җил сындырган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электрүткәргечләргә якын килү шулай ук куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән пыяла ватыклары, җил куптарган түбә һәм ябыштырып куелган бизәкләрнең элементлары куркыныч тудыра ала. Мондый куркыныч яңа төзелеп килә яки ремонтлана торган биналар тирәсендә бигрәк тә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәрлек предметларны алырга кирәк.

8. Торак эчендәге яки эш бинасындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез яшенле яңгыр вакытында велосипедта яки мотоциклда булсагыз,  хәрәкәт итүдән туктагыз һәм, транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкка китеп, яңгыр туктаганны көтегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә төзеклексезләр чыгуы ихтимал. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм һаваның ачылганын көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында икәнсез, мөмкин булганча, түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы туфракта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга киңәш ителә. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда бик сак булырга. Андый көннәрдә, мөмкин булса, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз – “101,112”. Шылтыратулар тәүлек буе һәм шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР  Баш идарәсенең “ышаныч телефоны”: 8 (843) 288-46-96.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: