Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә – Гаилә көне! Мәхәббәт һәм тигезлек сезгә!

8 июль - Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул бәйрәм алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Светлана Клецова белән Айсылу Нуретдинова Кызыл Армия урамындагы паркта шәһәрдәшләребез өчен "Мәхәббәт һәм тигезлек сезгә!" дигән күңелле чара үткәрделәр. Әлеге чараның максаты кешелекнең иң дәрәҗәле кыйммәте булган ГАИЛӘгә мәдхия җырлау һәм әһәмиятен төшендерү иде. Бәйрәм символы...

8 июль - Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Шул бәйрәм алдыннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Светлана Клецова белән Айсылу Нуретдинова Кызыл Армия урамындагы паркта шәһәрдәшләребез өчен "Мәхәббәт һәм тигезлек сезгә!" дигән күңелле чара үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты кешелекнең иң дәрәҗәле кыйммәте булган ГАИЛӘгә мәдхия җырлау һәм әһәмиятен төшендерү иде. Бәйрәм символы булган ак ромашка чәчәген бу көнне бик күпләр кулга тоту бәхетенә иреште. Ә ул авырлыкларны бергә кичкән, шатлыкларны уртак иткән һәм озак еллар бергә гомер кичкән гаиләләргә генә тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: