Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә эшсезлек: эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр

Бүген Бөгелмәдә җитештерү, төзелеш һәм транспорт өлкәләрендә эш табарга була.

Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны ел башыннан 7 тапкырга арткан. Эшсезләр арасында һәр өч  кешенең берсе 1 марттан соң эшен югалткан. 1 августка Бөгелмә муниципаль районында исә эшсезләр саны 2 400 кеше тәшкил итә, 1 мартка алар 358 кеше булган.

Шул ук вакытта 144 эш бирүче 2 034 вакансия тәкъдим итә. Бүген Бөгелмәдә җитештерү, төзелеш һәм транспорт өлкәләрендә эш табарга була. Машина йөртүчеләр, кондукторлар, төзүчеләр, төрле эшчеләр кирәк. Уртача хезмәт хакы25 мең сумнан артык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: