Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә эшсезлек дәрәҗәсе кимеде

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә төп доклад белән Бөгелмә районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Морад Булгаков чыгыш ясады. Ул 2018 елның 9 аенда Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше белән таныштырды.

Шул дәвер эчендә предприятие һәм оешмалар җитештергән тулаем продукция күләме, эшләр һәм хезмәтләре күләме, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 5 процентка, ягъни 2 миллиард сумга арткан һәм нәтиҗәдә 38,3 миллиард сум тәшкил иткән.

Бу күрсәткечтә геология тармагының өлеше зур. Бөгелмәнең әйдәп баручы оешмасы – “ТНГ-Групп” җәмгыятенең эш күләме 12 процент үсеш күрсәтеп, 18 миллиард сум тәшкил иткән. Ул Бөгелмә муниципаль районындагы тулаем продукция күләменең яртысын тәшкил итә.

Дүрттән бер өлешен сәнәгать тармагы алып тора.

Үзебездә җитештерелгән продукция күләме, узган ел белән чагыштырганда 97 процентка үсеш алган һәм 11,7 миллиард сум тәшкил иткән. Сәнәгать тармагында җитештерелә торган продукция исемлеге үзгәрешсез кала бирә. Район предприятиеләре нефть промыселы җиһазлары, автоматлаштыру җайланмалары, азык-төлек, төзелеш материаллары, мебель һәм махсус киемнәр җитештерә.

Авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешендә дә уңай динамика күзәтелә. “Племпродукт” җәмгыяте инвестор буларак эшкә керешкәч, 2017 елда ук үсеш икеләтә арткан иде. Быел исә аның темпы – 5 процент.

Кече эшмәкәрлек субъектларының саны бүгенге көндә 3 163. Узган ел белән чагыштырганда, 1 данәгә кимү күзәтелгән.

Иктисадый үсешнең төп күрсәткеченең берсе – ул хезмәт хакы. Бөгелмә муниципаль районы территориясендә уртача хезмәт хакы 35,2 мең сум тәшкил итә. Әлеге саннар 10 процентка арткан.

Эшсезләр саны 1 сентябрьгә – 221 кеше, узган ел белән чагыштырганда, 35 кешегә кимрәк. Бөгелмә эшсезләр саны буенча республикада – беренчеләр рәтендә. Ел башыннан 1 002 кеше эшкә урнаштырылган.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Оксана Гайсина фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: