Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә, елганы “плотина”лардан чистартып, йортларны су басудан коткарганнар

Елганың ярлардан ташып чыгу ихтималы булу турында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлегенә җирле халык хәбәр итә.

Ашыгыч хезмәтләрен чакыртуның 112 бердәм номерына Бөгелмә районында, кондызлар плотина кору сәбәпле, җирле елгада су күтәрелүе һәм шуның нәтиҗәсе буларак, якын-тирә йортларны су басу куркынычы булу дигән хәбәр алына. (Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр).

64 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре елга агымына каршылык тудырган өем-плотина өемнәрен чистарттылар һәм өйләрне су басудан коткардылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: