Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә электр белән эретеп ябыштыру туры җөйле торбалар җитештерүне үзләштерделәр

Бөгелмә механика заводы “Татнефть” ГАҖ һәм чит заказчылар ихтыяҗлары өчен электр белән эретеп ябыштыру туры җөй торбалары чыгара башлады.

 

Яңа линия елына 1500 км торба җитештерергә сәләтле. Бу хакта ИА Девон хәбәр итә.

 

Бу, аерым алганда, скважиналар колонналары өчен кулланыла торган торбаларның иң кирәкле үлчәмдәгесе, - дип яза “Нефть хәбәрләре”.

Цилиндрик формадагы эшләнмәләрне генә түгел, квадрат яки турыпочмаклы профиль торбаларны да җитештерү мөмкинлеге бар. Ул биналар, терәкләр, мачт, түшәм каркасларын монтажлаганда кирәк.

Чимал Магнитогорск җитештерүчеләреннән сатып алына һәм Бөгелмәгә штрипс — массив рулон рәвешендә китерелә.

“Безнең беренчел бурыч – “Татнефть” компаниясенең торбалар сатып алуга тоткан чыгымнарын киметү, — ди Бөгелмә механика заводының баш технологы урынбасары Петр НОСАЧЕВ. — Аларны үз структур бүлекчәләре көче белән җитештерергә арзанрак, ә сатып алынган җиһазларның үз-үзен аклау срогы өч-дүрт елдан артмаячак”.

МА Девон хәбәр иткәнчә, БМЗ һәм “ТатНИИнефтемаш” АҖ үз эченә алган Бердәм конструктор-технологик машина төзелеше комплексы булдырылган. “Татнефть” объектлары өчен торба төеннәрен эре үзлекле эретеп ябыштыру цехы булдырыла.

 

Мэрия матбугат хезмәте материалы һәм  фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: