Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә чәчтарашханәләр ачылды.

Бүгенге көннән Бөгелмәдә чәчтарашханәләр эшли башлады. Татарстан хакимияте, санитар куркынычсызлык буенча катгый таләпләрне үтәү шарты белән, республикада тиешле карар кабул итте.

ТР Министрлар Кабинеты карарында чәчтарашлар барлык саклык чараларын кулланырга, клиентларны 10 минутлык интервал белән язып, чакырырга һәм салонга килүче  кешеләр арасында арасында 1,5 метрлы дистанцияне тәэмин итәргә тиеш, дип күрсәтелә.

Газетабыз хәбәрчесе шәһәр парикмахерскаялары буйлап йөреп чыкты. Чыннан да, күп кенә матурлык салоннары ачык, тик арада ишекләрендә әлегә кадәр карантин турында игълан эленеп торганнары да бар. Бөгелмә үзәгендәге чәчтарашханәләрнең берсендә, хезмәткәрләр эшчәнлекне туктатып торганнан соңгы беренче эш көнен ничек уздырулары турында сөйләделәр.

"Клиентлар алдан язылу буенча гына килә, барысы да битлекләрдә, ә кемнеке юк – үзебезбирәбез. Безнең салонда бүген өч белгеч эшли һәм аларның һәркайсына килүчеләр дә җитәрлек. Һәр клиент белән эш төгәлләнгәннән соң,  эш урыны, шулай ук эш кораллары антисептиклар белән эшкәртелә. Кабул ителүче кешеләр арасында тукталып тору вакыты 10-15 минут тәшкил итә", - дип сөйләде  осталарның берсе Марсель.

11нче пункт  - «чәчтарашханәдә булу» дигән яңа максат буенча цифрлы пропуск рәсмиләштерергә мөмкин, моны бары онлайн рәвештә https://covid19.tatarstan.ru/ порталында шәхси кабинет аша гына эшләп булла. Әмма парикмахерскийларның беренче эш көнендә бөгелмәлеләр  нәкъ менә шундый пропуск алуда проблемалар бар дип зарландылар.

Билгеләп үтик, чәчтараш хезмәтләре теләсә кайсы вакытта актуаль, ә хәзер – җылы көннәр җиткәч – бигрәк тә. Шуңа күрә матурлык салоннары эшчәнлеген яңарту турындагы карар аларда эшләүче осталарда да, шәһәр халкында да уңай эмоцияләр генә уятты.

Тик әлегә маникюр, педикюр һәм каш ясау осталарының хезмәтләре элеккечә тыелган.

Владимир Васильев фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: