Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бәйрәм тәртипле узарга тиеш

Бөгелмә муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда май бәйрәмнәрен уздыру турында сөйләштеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Ринат Билалов сүзләренә караганда, 9 Май - Җиңү бәйрәме көнне шәһәрдәге тәртипне 100дән артык полиция хезмәткәре саклаячак. Шәһәрдәге бөтен күзәтү камералары - шулай ук...

Бөгелмә муниципаль районының террорга каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда май бәйрәмнәрен уздыру турында сөйләштеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР Бөгелмә районы бүлеге начальнигы Ринат Билалов сүзләренә караганда, 9 Май - Җиңү бәйрәме көнне шәһәрдәге тәртипне 100дән артык полиция хезмәткәре саклаячак.

 

Шәһәрдәге бөтен күзәтү камералары - шулай ук тәртип саклау чараларының берсе. Урамнардагы камералардан тыш, кибетләрдәге, оешмалардагы күзәтү нокталары да контрольдә булачак. Бәйрәм көннәрендә алкогольле эчемлекләр сату тыела.

 

Фото интернет челтәреннән алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: