Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә буран көтелә, бозлавык була! Сак булыгыз!

Татарстан синоптиклары фаразламасына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава, вакыты белән кар явуы көтелә.

Урыны белән буран булуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка үзгәрүчән, көче талгыннан көчлегә әйләнүе бар, көчәйгәндә тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы республика буенча төнлә һәм көндез 13-18 градус салкын, төнлә һәм иртән аязганда - 21 градуска ка.
Бөгелмәдә
шулай ук аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр фаразлана, һава температурасы - 13-18 градус салкын.

5 гыйнварга каршы төндә Татарстанда болытлы, күпчелек районнарда кар явачак, аерым районнарда җиңелчә буран булырга мөмкин. Термометр баганасы 18 градуска кадәр, аязганда 22 градуска кадәр суык күрсәтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: