Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бу төндә 29 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 гыйнварга республикада аязган вакытта 30 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстан районнарында, тулаем алганда, төнге сәгатьләрдә 20-25, иртән һәм көндез 15-20 градус салкын булыр дип фаразланыла. Юлларда бозлавык саклана. Бөгелмәдә төнлә - 22-24, көндез 17-19 градус салкын булачак.
Салкыннар тиз генә чигенерме, әйтүе кыен. Ә менә 13 гыйнварга каршы төндә 18-23, көнчыгыш районнарда 29 градуска кадәр салкын булуы әйтелә. Бераз кар ява, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: