Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бүген беренче кар яуды

Фотолар һәм видеоларны бөгелмәлеләр социаль челтәрләрдә актив урнаштыра башлады.

Бүген Татарстанның берничә районында беренче кар яуды. Республика халкы кыш якынлашуның беренче билгесен фотога һәм видеога төшереп, социаль челтәрләрдә үз битләрендә урнаштыра инде.

Бөгелмәлеләр бүген шулай ук беренче кар шатлыгын кичерделәр һәм бер-берсе белән актив рәвештә фото һәм видео белән уртаклаша башладылар, #беренчекар-2020 хэштегын өстәделәр. Шәһәрнең күп кенә автомобильчеләре җәйге резинаны кышкыга алыштыру турында уйлана башлады.

"Бөгелмә авазы" хәбәрчесе кибетләргә кышкы шиннар һәм аксессуарлар сатып алуга халык арасында ажиотаж башланмаганмы икәнен белү максатыннан, берничә шылтырату ясады. Мондый активлык сизелми икән, "барысы да һәрвакыттагыча".

Иннополиста ябалак-ябалак яуган кар бөтен асфальтны каплады, Чүпрәле һәм Кукмара халкы карның үлән өстенә ятуын, ә чаллылар кар бөртекләренең һавада бөтерелүен видеога төшергән. Иң беренче кар Яшел Үзәндә күренде – ул анда иртән үк яуган иде инде.

Элегрәк "БА" хәбәр иткәнчә, синоптиклар фаразлары буенча бүген Бөгелмәдә яңгыр һәм кар явуы ихтимал иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: