Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә Бөгелмә мэры урынбасарын сайладылар

Тәкъдим ителгән кандидатураны 20 депутат бертавыштан хуплады.

Ачык тавыш бирү барышында Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары итеп Ирина Борисовна Белова сайланды. Шәһәр мэры Линар Закиров аның кандидатурасын дүртенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының беренче утырышында яңгыратты. Тәкъдим ителгән кандидатураны 20 депутат бертавыштан хуплады.

Билгеләп үтик, Ирина Белова IV чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советы депутаты, 10 нчы номерлы «Тукай» бермандатлы сайлау округы буенча депутат. Ике югары белемгә ия. Хезмәт эшчәнлеген халыкка социаль хезмәт күрсәтү территориаль үзәгендә башлый. Белгечтән үзәк директоры урынбасарына кадәр юл узды. 2006 елдан бирле Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары булып эшли.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: