Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бераз суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Республиканың кайбер районнарында көндез явым-төшем - юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә төшкән томан иртәнге сәгатьләрдә дә саклана. Юлларда бозлавык булу ихтималы бар. Татарстанда һава температурасы бераз гына түбән төшә башлый. Бүген көндезге сәгатьләрдә 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.
Бөгелмәдә исә 2 градус салкыннан 1 градуска кадәр генә җылы булачак.
25 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы 6 градус салкын булыр, дип фаразланыла

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: