Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бераз салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 22 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада төнлә бераз салкынайта. Урыны белән кар көтелә, томан төшә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда һава температурасы төнлә - 13-18, көндез 8-13 градус салкын булачак. Бөгелмәдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә - 13-17, көндез исә 9-12 градус салкын булыр дип фараз кылына.
23 гыйнварга каршы төндә кар, урыны белән көчле кар ява. Һава температурасы 8-13, көнчыгыш районнарда 15 градус салкын булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: