Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә бераз гына салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 9 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак, урыны белән буран чыгарга да мөмкин. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең вакыты белән секундына 15-18 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы да бар, диелә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда бүген 0-5 градус чамасы салкын булачак. Бөгелмәдә һава температурасы 1-4 градус салкын булыр дип фаразланыла.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: