Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә батырлык дәресләре

Бөек Җиңүгә 70 ел тулган бу юбилей елында әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар дәвам итә. Шундыйларның берсе 13 май көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсенең электрон уку залында медицина училищесы студентлары өчен узды. "Фронт поэзиясе безне ерак сугыш елларының авыр юллары буйлап йөртә. Ул чорда иҗат ителгән шигырьләрне утлы җәһәннәмне кичкән кешеләр...

Бөек Җиңүгә 70 ел тулган бу юбилей елында әлеге мөһим вакыйгага багышланган чаралар дәвам итә.


Шундыйларның берсе 13 май көнне шәһәребезнең үзәк китапханәсенең электрон уку залында медицина училищесы студентлары өчен узды. "Фронт поэзиясе безне ерак сугыш елларының авыр юллары буйлап йөртә. Ул чорда иҗат ителгән шигырьләрне утлы җәһәннәмне кичкән кешеләр язган бит, - ди уку залы китапханәчесе Светлана Клецова. - Без дә әлеге дәһшәтле вакыйгаларга алар күзлегеннән карарга омтылдык. Слайд-презентацияләр, сугыш чоры җырлары әлеге максатка ирешергә ярдәм итте - студентларга чара бик ошады".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: