Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә балалар янгын сүндерүчеләр һөнәре белән танышты

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен янгын сүндерү бүлегендә экскурсия үткәрделәр. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм янгынга каршы җиһазлар белән таныштырдылар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең әһәмиятлелеге турында сөйләде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеген искәртеп үтте. Балалар янгын...

Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау максатыннан "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен янгын сүндерү бүлегендә экскурсия үткәрделәр. Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм янгынга каршы җиһазлар белән таныштырдылар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең әһәмиятлелеге турында сөйләде, куркыныч янаган очракта 01 һәм 112 телефон номерларына шалтырату кирәклеген искәртеп үтте. Балалар янгын техникасы һәм янгын сүндерә торган җиһазлар белән генә танышып калмады, ә янгынга каршы көрәшүчеләрнең киемнәрен һәм коралларын да киеп-кулланып карадылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: