Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы объектларын саный башладылар

Бөгелмәдә җир ресурслары, аларны нәтиҗәле файдалану, терлекләр һәм кош-кортларның баш саны, хезмәт ресурслары, авыл инфраструктурасының хәле, юллар торышы, хуҗалыкларның энергия, җылылык, су тәэминаты челтәрләренә тоташуы һәм шулай ук производство биналары, авыл хуҗалыгы техникасы, машиналар, җиһазлар турында мәгълүмат туплый башладылар. Җанисәп чарасында катнашучы һәр теркәүче махсус курсларда укыган, үзе белән таныклык...

Бөгелмәдә җир ресурслары, аларны нәтиҗәле файдалану, терлекләр һәм кош-кортларның баш саны, хезмәт ресурслары, авыл инфраструктурасының хәле, юллар торышы, хуҗалыкларның энергия, җылылык, су тәэминаты челтәрләренә тоташуы һәм шулай ук производство биналары, авыл хуҗалыгы техникасы, машиналар, җиһазлар турында мәгълүмат туплый башладылар.

Җанисәп чарасында катнашучы һәр теркәүче махсус курсларда укыган, үзе белән таныклык йөртә.

Перепись объектлары турындагы мәгълүматларның сер булып саклануы закон тарафыннан гарантияләнә. Авыл хуҗалыгы мәгълүматларын туплау 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: