Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә август аеның матур санлы көнендә 26 кәләш: “Әйе!” – дип әйткән

Бу айда никахлашу тантаналарын билгеләп үтү яшь гаиләләр өчен тотрыклылык, шулай ук ныклы һәм бәхетле пар булачакларына ишарә булып тора.

Август ае яшь парлар арасында бик популярлык казанды. Бу – туй тантаналарына иң бай айларның берсе. Быел да ямьле җәйнең соңгы аеның икенче атнасында Бөгелмә шәһәрендә 26 гаилә арткан.

Никахлашкан парларның күпчелек өлеше 7 һәм 8нче август көннәренә туры килә (08.08.2020). Кавышкан парларның берсенең кунаклары тарафыннан әзерләнгән гадәти булмаган бию туйлар атнасын төгәлләү көнендә бик матур сюрприз булып истә калган.

Яңа никахлашкан яшьләргә ныклы гаилә берлеге булдыруларын, үзара аңлашып, бер-беренә карата хисле һәм сизгер мөнәсәбәттә булуларын телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: