Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә һава торышы бозыла: яңгыр явуы көтелә һәм җылыта...

Алдагы көннәрдә һава торышының сизелерлек үзгәрүе фаразлана.Бүген, 19 декабрьдә, республикада урыны белән бераз кар явачак, аерым районнарда томан төшү ихтималы бар. Көннең икенче яртысында Татарстанның көнбатыш төбәкләрендә көньяк тарафтан җилнең секундына 16 метр тизлеккә җитеп көчәе һәм буран чыгуы фаразлана. Иртәгә һава температурасы төнлә - 12-17, аязган вакытта 21 градуска...

20 декабрьдә кар, юеш кар явачак. Төнлә явым-төшемнең көчәюе дә ихтимал. Буран чыгачак, күз күреме 1000 метрдан да кимрәк (төнлә 500 метрдан кимрәк) булачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларга кар көртләре салачак. Һава температурасына килгәндә, төнлә - 5-10, көнчыгышта - 15, көндез исә - 1-6 градус салкын.
21-24 декабрь көннәрендә вакыты белән юеш кар, хәтта яңгыр һәм пыскак яңгыр да явар дип көтелә. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: