Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә һава торышы бозыла

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак.


Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил була. Республикада уртача һава температурасы төнлә - 0-4 градус салкын булса, көндез 0-2 градуска кадәр җылыта.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә 1-3 градус салкын, көндез 0-1 градус чамасы җылы булыр дип фаразланыла.5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: