Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә алиментларны түләтү буенча гражданнарны бердәм кабул итү көне узды

Мөрәҗәгатьләр индивидуаль тәртиптә каралды.

Бөгелмәдә ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча бердәм кабул итү көне узды.

Кабул итү барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова, социаль яклау, опека, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм башка хезмәтләрнең вәкилләре катнашты. Кабул итүне Россия суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең бүлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы, өлкән суд приставы, эчке хезмәт лейтенанты Юлия Салихҗанова үткәрде.

Бу көнне барлыгы 3 кеше мөрәҗәгать итте, алар, алиментларны вакытында һәм тулы күләмдә түләмәү рәвешендә, балага мөнәсәбәттә хокуклары бозылган затлар. Мөрәҗәгатьләр индивидуаль тәртиптә каралды. Юлия Салихҗанова консультацияләр үткәрде һәм сорауларга җентекле аңлатмалар бирде. Барлык сораулар да комиссия тарафыннан контрольгә алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: