Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә алдагы төнгә 13 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык. Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак.
Бөгелмәдә көндез 2-4 градуска кадәр салкынайта. 4 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 3-8, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак. Игътибарлы булыгыз, юлларда - бозлавык!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: