Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә “Ал тасма” эшен дәвам итә

Бөгелмә поликлиникасында "Ал тасма" акциясе бер ай дәвам итте һәм "Онкологик чирләргә каршы көрәш елы"на аяк басар алдыннан, проблеманың актуальлеген истә тотып, ел ахырына кадәр озайтылды.


Бу вакыт эчендә 700дән артык хатын-кыз маммография узды, 30 кешедә күкрәк бизләрендә шеш табылды, шул исәптән 5 кешедә - яман шешнең башлангыч чоры. Бу этапта әлеге чирләрне тулысынча дәвалап була.
300ләп хатын-кыз цитологик тикшеренүләр үтте. Онкологик чирләр табылмады, әмма 5 кешедә ракка китерү ихтималы булган тайпылышлар ачыкланды, алар хәзер дәвалану курсы узалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: