Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә аерым махсус батальон экипажлары эшләячәк

Шәһәр урамнарында хезмәткәрләр мото һәм автотранспортта патрульлек итәргә ниятли.

Быел Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 37 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 6 кеше һәлак булган һәм 58 кеше яраланган.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре һәм аларда яраланучылар саны кимегән, әмма үлүчеләр саны өч тапкыр арткан.
Исерек шоферлар гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр җитди борчылу тудыра. Мототранспорт катнашында һәлакәтләр саны да артты.
Шуңа бәйле рәвештә, август башында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИнең аерым махсус батальоны хезмәткәрләре катнашында профилактик чаралар узачак, алар Бөгелмә муниципаль районы территориясе буйлап мотор һәм автотранспортта патрульлек итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: