Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 4нче мәктәп директоры Ираида Михайловна Смирнова вафат булды

Шәһәр мэры туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты.

Авырудан соң Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 4нче мәктәп директоры Ираида Михайловна Смирнова вафат булды. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров аның туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашты.

«Менә дигән хатын-кыз, искиткеч педагог, профессионал, Ираида Михайловна бар яклап та талантлы, укучылары, хезмәттәшләре, дуслары тарафыннан тирән ихтирамга лаек кеше. Ираида Михайловнаның кызына, туганнарына һәм якыннарына, аны белгән һәм бергә эшләгән һәркемгә – шундый игелекле, актив һәм якты кешене югалту сәбәпле, чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәм. Без сезнең белән бергә кайгырабыз», – диде Линар Закиров.

Ираида Михайловна Бөгелмәнең 4нче мәктәбен 1993 елдан җитәкли. Ул көчле һәм профессиональ коллектив туплый алды, аның ярдәмендә мәктәп – шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә дә лидерлар рәтендә.

Ул якты, мәрхәмәтле, йөрәкле кеше иде. Ираида Михайловна шәһәребезнең мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертте һәм аның турында якты истлекләр бөгелмәлеләр күңелендә сакланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: