Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 32 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы ике көндә - 26 һәм 27 гыйнварда явым төшем күзәтелми

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан, һава температурасының 25-32 градуска кадәр төшүе көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 21-26, көнбатыш районнарда - 27-32 градус салкын булачак. Көндез һава температурасы - 16-21 градустан да югары күтәрелми. Республиканың көнчыгыш районнарында - җылырак, үзәк һәм көнбатыш төбәкләрдә салкын булачак. 26 гыйнварда Бөгелмәдә явым-төшем вәгъдә ителми. Төнлә - 27-32, көндез - 19-22 градус салкын булыр дип фаразланыла.
27 гыйнварга каршы төндә шулай ук явым-төшем көтелми, кайбер районнарда томан төшү ихтималы бар. Һава температурасы 21-26 градус салкын булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: