Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 2020 елда халык санын алуга әзерлек башланды

Бу эш дәүләт статистикасы органнары тарафыннан алып барыла

Эшкә вакытлыча исәпкә алу персоналы җәлеп ителде, алар алдан ук укулар узды.  1 августтан ук инде Бөгелмә районында регистраторлар 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек кысаларында, адреслар исемлеген актуальләштерү өчен урамнарны һәм йортларны йөреп чыга башладылар.

Бөтен шәһәр һәм район 27 теркәү участогына бүленгән. Регистраторларга 30 эш көне эчендә уртача 600 йортны карап чыгарга, адресларның исемлекләрен ачыкларга, корылмаларда аншлагларның һәм күрсәткечләрнең булуын тикшерергә, схематик планнарга (карталарга) китерелгән объектлар белән чагыштырырга, кирәк булган очракта төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Бер генә урам да, бер генә йорт та игътибарсыз калмаячак.

Бөгелмә районында 16 меңнән артык йорт тикшереләчәк. Йорт һәм фатирларга керергә, бу этапта регистраторлар халыктан сораштырылмаячак. Шәхси секторны карап чыкканда гына белгечләр торак милекчеләреннән шәхесләрен раслау өчен даими яшәүче затларның санын ачыклый ала.

ВПН-2020 гә әзерлек белән Дәүләт статистикасы хезмәте генә түгел, җирле үзидарә органнары да кызыксына.  Адреслы хуҗалыкны тәртипкә салу (биналарга, күп фатирлы һәм шәхси йортларга аншлаглар әзерләү һәм кую) исәпкә алучыларга гына түгел, ашыгыч медицина ярдәме, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция һәм коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләренә дә оператив һәм вакытында кирәкле адресны табарга ярдәм итәчәк.

Әйтергә кирәк, 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр дәвам итәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: