Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 2 яңа COVID-19 очрагы терккәлгән

Татарстанда COVID-19 белән тагын 95 кеше авырган.

Татарстанда соңгы тәүлектә 95 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өендә дәвалана», диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (28 кеше) аралыгында. Шул ук вакытта, әлеге чирне эләктергән пациентлар арасында балигъ булмаган җиде бала да бар, 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Казанда – 41, Яшел Үзәндә – 13, Чаллыда – 11, Түбән Кама районында җиде очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус очраклары 20 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 927 очрагы ачыкланган, 11 332 кеше (шуларның 69е – узган тәүлектә) терелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: