Бөгелмә авазы

Бөгелмәдә 12 градуска кадәр салкынайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 15 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән бераз кар явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда - бозлавык. Татарстанда уртача һава температурасы күпчелек районнарда төнлә - 4-9, ә көнчыгыш районнарда, аязган вакытта - 12 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 2-5, урыны белән 7 градуска кадәр салкын булыр дип фараз кылына.
Бөгелмәдә төнге сәгатьләрдә - 7-5, көндез - 6-4 градуска кадәр салкынайта.

16 декабрьгә каршы төндә Ттаарстанда болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар яву ихтималы бар. Һава температурасы 10 градуска кадәр түбән төшә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: