Бөгелмә авазы

Бөгелмә үзәк район хастаханәсе поликлиникасында “Диабетны җиңик!” дигән акция узды.

Бу көнне поликлиника холлында кандагы глюкоза микъдарын тикшерү мини-лабораториясе эшләде. Теләгән һәр кеше анализ бирде, белешмә әдәбият белән танышты, туклану режимына кагылышлы киңәшләр алды. Ике көн эчендә биредә 143 кеше тикшерелде. 22 кешенең канында шикәр күләме шактый артык икәнлеге ачыкланды. Андыйларга тизрәк участок табибына күренергә киңәш ителде. Анализ нәтиҗәләре дә...

Бу көнне поликлиника холлында кандагы глюкоза микъдарын тикшерү мини-лабораториясе эшләде. Теләгән һәр кеше анализ бирде, белешмә әдәбият белән танышты, туклану режимына кагылышлы киңәшләр алды.

Ике көн эчендә биредә 143 кеше тикшерелде. 22 кешенең канында шикәр күләме шактый артык икәнлеге ачыкланды. Андыйларга тизрәк участок табибына күренергә киңәш ителде. Анализ нәтиҗәләре дә участок табибларына тапшырылды.

Медицина училищесы студентлары күмәк зарядка - "Диабетны җиңик!" дигән баш астында флэшмоб оештырды. Физик күнегүләр организмның һәр мускулын "эшкә җигәрлек" итеп сайланган иде. Акция күккә зәңгәр шарлар очыру белән тәмамланды. Бу - чирләрдән арыну, сәламәтләнү символы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: