Бөгелмә авазы

Бөгелмә үзәк китапханәсендә әдәби-сәнгать басмаларыннан «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»нә багышланган күргәзмә оештырылды.

Гаиләгә мәхәббәт – язмыш тарафыннан бирелгән иң бөек хис ул.

Үзәк китапханәдә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип исемләнгән вакытлы һәм әдәби-нәфис басмалары күргәзмәсе оештырылды.

Маша Траубаның  “Бәхетле гаилә” се – төрле гаиләләр: бәхетле һәм бик үк бәхетле булмаганнарның ачы һәм матур язмышлары,  хатын- кызлар һәм балалар турында хикәяләр җыентыгы.

“Безнең балалар” җыентыгы яшь ата-аналар өчен билгеләнгән. Анда сабыйларны тәрбияләү  буенча гамәли киңәшләр бирүче белгечләрнең мәкаләләре тупланган.

Светлана Бестужева-Ладаның “Мәхәббәт һәм тугрылык көне” мәкаләсе “Смена” журналында 2019 елда басылып чыккан (№ 7) һәм әлеге датаның килеп чыгу тарихы, Петр һәм Феврония тормышы турында сөйли.

Петр белән Феврония гаилә мәхәббәте һәм тугрылык үрнәкләре булып торалар. Алар бик озак бергә яшәгәннәр, кайгы-шатлыкларны, муллык һәм ярлылыкны, чирләрне бергә кичергәннәр  1228 елның 8 июлендә (иске стиль белән –25 июньдә) бер үк көнне һәм бер сәгатьтә вафат булганнар.

Светлана Клецова, "МЦБ" МБУК баш библиографы

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: