Бөгелмә авазы

Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш медаленә ия булды

Медальләрне ярымфинал ярышларында да йөзүчеләр алды.

Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных Токиода узган Олимпия уеннарының көмеш медаленә ия булды. Александр ирекле стиль белән 4 -200 метрга эстафетада катнашты.

Финал ярышларында Россия җыелма командасы составында Мартин Малютин, Иван Гирев, Евгений Рылов һәм Михаил Довгалюк чыкты. Эстафета дәвамында йөзүчеләр лидерлар төркемендә булдылар.

Ярышларның өченче этабы хәлиткеч булды, анда Евгений Рылов команданы икенче урынга чыгарды, ә Михаил Довгалюк өстенлекне саклап калды.

Эстафета нәтиҗәләре буенча Россия җыелма командасы Токиода узган Олимпия уеннарында көмеш медаль яулады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярымфиналда да йөзүчеләр медальләр алды.

Бөекбритания җыелма командасы ярышларның чемпионнары булды. Өченче урынны Австралия спортчылары яулады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: