Бөгелмә авазы

Бөгелмә юлларында – бозлавык һәм томан. Сак булыгыз, шәһәрдәшләр!!!

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 23 ноябрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


Атнаның беренче көне яңгыр һәм пыскак яңгырлы булачак. Урыны белән томан көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, вакыты белән көчәючән җил исә. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 5-10 градус җылы булачак.
Бөгелмәдә 23 ноябрь көнне болытлы көн булачак, көн дәвамында яңгыр явачак. Температура көндез +2, +6 градус булса, төнлә +1, +4 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: