Бөгелмә авазы

Бөгелмә яшьләре коррупциягә каршы

23 мартта Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең координацион үзәге вәкилләре, КНИТУ филиалында эшләп килүче "Көмеш җеп" берләшмәсе белән берлектә, республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Коррупция безнең өчен түгел!" дигән профилактик акция үткәрделәр. Шәһәр урамнарында уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, "Коррупция безне дә, властьны да тарката - бу фикер белән килешәсезме?" дигән сорауга респондентларның...

 

23 мартта Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең координацион үзәге вәкилләре, КНИТУ филиалында эшләп килүче "Көмеш җеп" берләшмәсе белән берлектә, республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында, "Коррупция безнең өчен түгел!" дигән профилактик акция үткәрделәр. Шәһәр урамнарында уздырылган сораштырулардан күренгәнчә, "Коррупция безне дә, властьны да тарката - бу фикер белән килешәсезме?" дигән сорауга респондентларның күпчелеге уңай җавап биргән. Яшьләр шулай ук "Яшьләр коррупциягә каршы" дигән логотиплар белән ручкалар һәм "Ришвәт алмыйм" дигән язулы календарьлар өләштеләр, дип хәбәр итә Бөгелмә муниципаль районы иреклеләренең координацион үзәге җитәкчесе Наталья Кулагина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: