Бөгелмә авазы

Бөгелмә яшьләре хәрбиләр җирләнгән каберләрне, туганнар каберлекләрен һәм һәйкәлләрне төзекләндерде

Чаралар “Патриотлык – гамәлдә” акциясе кысаларында оештырылды.

Бөгелмә шәһәрендә “Патриотлык – гамәлдә” акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне, хәрбиләр җирләнгән каберләрне, туганнар каберлекләрен төзекләндерү эшләре башкарылды.

Бу игелекле гамәлләрне “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәсе активистлары башкарды: алар Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган сугышчылар каберлеге территориясен чистарттылар, коры яфраклар, ботаклар һәм чүп-чарны җыйдылар, кабер ташларын юдылар.

Арсен Байчоров, Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчә җитәкчесе.

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: