Бөгелмә авазы

Бөгелмә яшь көрәшчеләренең зур уңышы

Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама шәһәрендә 15 яшькәчә малайлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды. Аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар. Иң кечкенә көрәшчеләр командасы әлеге ярышта беренче урынны алды. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 200 спортчы арасында Руслан Ханмәмәдов, Олег Сидоров, Стефан Смирнов беренче урынга чыкты. Көмеш медальләр...

Май бәйрәмнәрендә Түбән Кама шәһәрендә 15 яшькәчә малайлар арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары булып узды.
 
Аны Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышладылар. Иң кечкенә көрәшчеләр командасы әлеге ярышта беренче урынны алды. Республиканың төрле шәһәрләреннән килгән 200 спортчы арасында Руслан Ханмәмәдов, Олег Сидоров, Стефан Смирнов беренче урынга чыкты. Көмеш медальләр - Владимир Бердниковта, Артур Вәлиевтә һәм Илья Вартанянда. Бронзага Александр Цапурин лаек булды.Әлеге ярышлар белән параллель рәвештә начар ишетүчеләр арасында да республика беренчелеге уздырылды. Анда җиңүчеләр дип Ильяр Сафин, Евгений Семенин, Риназ Шафиков һәм Дамир Исмәгыйлев табылды.
Медальләр һәм Грамоталар белән бергә, җиңүчеләр сәламәтләндерү лагерена юллама да алды. Анда алар киләсе стартларга әзерләнәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: