Бөгелмә авазы

Бөгелмә яшь гвардиячеләре сугыш һәм хезмәт ветераннары янына бардылар

Җәмәгатьчеләр Василий Петрович Бунаков янында кунакта булдылар

Өлкәннәр көнен бөтен җирдә көзнең икенче аеның беренче көнендә – 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. Әлеге дата очраклы гына сайланмаган: картлык – алтын вакыт, дигән фикер яшәп килә, көзне дә, билгеле булганча, алтын чорга тиңлиләр, шуңа күрә өлкән буынга көзнең иң матур чагында махсус көн бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.

Бөтенроссия “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” иҗтимагый оешмасының Бөгелмә җирле бүлеге бу көнне, традиция буенча, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрде. Аларны Өлкәннәр көне белән котладылар. Очрашу геройларының берсе – Василий Петрович Бунаков (1927 елның 26 октябрендә туган) Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул фронтка сугыш азагында эләгә. 1944 елда уналты яшьлек егетне хәрби комиссариатка чакыралар, язу тапшыралар. Хезмәт итү урыны Севастополь була. Василий Бунаков хезмәт иткән корабль экипажы дошман эскадроннары хәрәкәте юлында мина киртәләре куя. Шулай ук фарватерларда калкып чыккан миналарны зарарсызландырырга туры килә. Аларга һич кенә дә ялгышырга ярамый. Барлык экипажлар да портка әйләнеп кайтмый. Команда биремнәрен үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бөгелмәле “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. 1950 елда Василий Бунаков Мәскәү шәһәрендә Совет Армиясе һәм Диңгез Флотының утыз еллыгы хөрмәтенә оештырылган парадта катнаша. Сугыш ветераны фикеренчә, хәрби хезмәт аңа ныгырга, тормышта дөрес юл табарга ярдәм иткән, төп кыйммәтләрне күрсәткән.

Өлкән яшьтәге кешеләрне чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет, күңел күтәренкелеге телибез. Нык сәламәтлек һәм хөрмәт сезгә!

Арсен Байчоров, “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече, Бөтенроссия “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе.

Динар Хәбиров фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: