Бөгелмә авазы

Бөгелмә Яңа елга әзерлекләрен дәвам итә (+фотолар)

Һәркемнең яраткан, көтеп алган бәйрәме – Яңа ел якынлаша. Бу бәйрәмдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә могҗиза көтә.

Шәһәребезнең Үзәк мәйданы ел саен әкият иленә әйләнә. Быел бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунакларын нинди сихри матурлык көтә соң? Бу турыда районның баш архитекторы Марсель Каюмов бәян итте:

  • Ленин урамы буенча урнашкан мәйданда Үзәк чыршыны ачу бәйрәме 22 декабрьгә планлаштырыла. Быел Үзәк мәйданны бизәүгә бераз башка яктан якын килдек. Башта яшьләр форумында безнең студентлардан былтыр мәйданны бизәүдә нәрсәләр ошавы, нәрсәләрнең бик ошап бетмәве турында сорадык. Бу уңайдан бик яхшы, күңелле дискуссияләр булды. Аларның күбесе үз фикерләрен җиткерде. Шактый яшьләребез шугалак җитмәү фикерен алга сөрде. Шуңа күрә быел зур шугалак ясау планлаштырыла. Ул “ТатНИПИнефть” институтыннан Мәңгелек утка кадәр сузылачак. Аның озанлыгы 140 метрга җитәчәк. Шулай ук кар фигураларын, лазерларны, атынгычларны күбрәк кую да планлаштырыла.

Гомумән алганда, быел Үзәк мәйдан бизәлешенең лозунгы: “Мәйдан – бала күзләре аша”. Кешеләр үзләрен төрле фигуралар, атынгычлар, матурлыклар тирәлегендә йөрүче бәләкәй балалар итеп хис итәргә тиеш булачаклар.

Шул уңайдан, ел саен район күләмендә “Яңа ел феериясе” дигән конкурс та үтәчәк. Биредә һәрбер бөгелмәле, оешма, компания катнаша ала. Ул үз тирәңдә Яңа ел кәефе булдыруга да корылган. Фасадлар, тәрәзәләрдә кар бөртекләре никадәр күбрәк булса, кешеләргә шул кадәр күңеллерәк булачак. Моның өчен булдырган матурлыкның фотосын һәм аның мәгънәсе тасвирланган язманы Бөгелмә муниципаль районының архитектура идарәсе почтасына җибәрү яки Бөгелмә районы хакимияте бинасына “Яңа ел феериясе” дигән билге белән китерү сорала.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: