Бөгелмә авазы

Бөгелмә узышчыларны көтә

9 - 10 август көннәрендә Бөгелмәдә автомобильләр кроссы буенча Д2-1600 дивизионында - V Россия чемпионаты, Д3 (Super Baggy) дивизионында - Россия чемпионатының, Д1 (Super Cars) дивизионында - Россия кубогының, Д2-ЮНИОР һәм Д3-ЮНИОР, Д3-МИНИ дивизионнарында Россия беренчелегенең V этаплары узачак.

Шулай ук "Лада" дивизионында "ТР Бөгелмә муниципаль районы башлыгы" призына традицион хәйрия узышлары да көтелә, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә муниципаль районының күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегеннән Марина Колесникова.
Автокросста катнашачак кунакларны Бөгелмә быел бишенче тапкыр кабул итә инде. Алдагы этаплар Россиянең башка шәһәрләрендә узачак. Ә менә бу бишенче этап ярышлары бездә - Бөгелмә төбәгендә үтә.
Ярышларны ТР Автомотоспорт федерациясе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы "Ил-Барс" автомобиль спорты клубы оештыра. Спортчыларга алар күп кенә сюрпризлар да әзерлиләр.
Ярышларны ачу тантанасы якшәмбе көнне - 10 августта сәгать 10да булачак. Аннары спортчылар Бөгелмә районы предприятиеләре көче белән әзерләнгән трассага чыгачаклар. "Бөгелмә" автодромы - Сабан туе уза торган аланда. Ә инде 16 сәгатьтә кабат тантана көтә, бу юлы инде җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: