Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучылары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты

"Изгелек атнасы" кысаларында, шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гаилә хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. Рәсми актлар, документлар белән эшләүче хезмәткәрләр үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар...

"Изгелек атнасы" кысаларында, шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гаилә хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты.

Рәсми актлар, документлар белән эшләүче хезмәткәрләр үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар белән дә таныштырды. Укучылар белән гаилә кыйммәтләре, гаилә тууның рәсми өлеше турында әңгәмә үткәрелде.

Гимназиядән килгән кунакларга аларның әти-әниләре белән үзара нинди мөнәсәбәттә булулары хакында тест тәкъдим ителде. Аның нәтиҗәсеннән күренгәнчә, укучылар һәм әти-әниләр - үзара ышанычлы һәм яхшы мөгамәләдә.

Балаларның игътибарына тантаналы никах теркәлүнең видеоязмасы да күрсәтелде. Очрашу чәй табыны һәм фотосессия белән тәмамланды.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

(Фото - ГХАТ архивыннан).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: