Бөгелмә авазы

Бөгелмә укучылары Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча җиңүчеләр һәм призерлар

Татарстанда уку дисциплиналары буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды.


Татарстан мәктәп укучылары командасы Бөтенроссия олимпиадасының икенче этабы җиңүчеләре һәм призерлар рейтингында өченче урында тора, Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән конкуренция алып бара.
Бөгелмә мәктәп укучылары, гадәттәгечә, Бөтенроссия олимпиадасында барлык төр буенча да җиңүчеләр һәм призерлар булалар. Бу елны Рус теле республика этабында 8 нче класслар арасында -Альбина Вәлиева җиңде (6 нчы мәктәп), 9 класслар арасында - Виталий Кабанов (1 нче мәктәп), югары сыйныфта укучылар арасында - Евгения Туркина (2нче лицей) рус теленнән төбәк этабы призына лаек булдылар.
Республика олимпиадасында география буенча - Анастасия Рачкова (2 нче лицей, 8нче сыйныф укучысы) призер булды, Миләүшә Фәттахова (М. Өнҗәл исемендә лицей-интернат,8 класс укучысы), Дамир Шәймәрданов (9 класс, 3нче мәктәп), Игорь Данилов (9 класс, 7 нче гимназия) һәм Фәһим Гәрәев (М. Өнҗәл исемендә лицей-интернат, 10 класс) төбәк этабында бөтенроссия олимпиадасында география буенча призерлар арасына эләктеләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: